«Ак Барс» көрәш сараенда Герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә көрәш буенча республика ярышлары тәмамланды. 17-19 мартта узган турнирда 45 командадан 370 спортчы катнашты.
Киеренке көрәш нәтиҗәләре буенча команда зачетында урыннар түбәндәгечә бүленде::
1 урын - Әлмәт;
2 урын - Лаеш районы;
3 урын - Яр Чаллы (Комсомол районы).
Шәхси беренчелектә җиңүче булдылар:
Илсур Гыймадетдинов (60кг.в/к, Кукмара районы), Илнар Закиров (65кг. в/к, Чистай), Айназ Тимиров (70кг. в/к, Яр Чаллы), Динар Кәримуллин (Лаеш районы), Рамил Синякаев (80кг. в/к, Әлмәт), Ренас Кәлимуллин (85кг. в/к, Теләче районы), Раил Сәлахетдинов (90кг. в/к, Кукмара районы), Булат Мусин (100кг. в/к, Казан), Радик Сәлахов (130 кг. в/к, Әлмәт), Ранис Гыйләҗетдинов (130 кг.в/к, Яр Чаллы).