«Ак Барс-Динамо» «Родина» белән контроль матч уйнады

2022 елның 10 августы, чәршәмбе

Бүген Кемерово шәһәрендә Казан динамочылары икенче иптәшләрчә уенны отты. Кировлылар белән уенда Казан командасы файдасына 9:4 исәбе теркәлгән.

Татарстанлылардан тупларны Алексей Веселов - 3, Евгений Корев - 2, Иван Соловьев – 2, Рамил Ибраһимов, Антон Бубнов кертте.

«Ак Барс-Динамо»ның «Химик» стадионы бозында күнегүләр җыены 12 августка кадәр дәвам итәчәк.

13 августта «Көнбатыш» төркемендә Россия Кубогының 1 этабы матчлары башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International