Ярышлар 2 ноябрьдән 4 ноябрьгә кадәр узачак, ә 5 ноябрьдән 6 ноябрьгә кадәр фигуралы шуу буенча Россия Гран-при узачак.
Тантаналы өлештә ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Россия тимераякта фигуралы шуу федерациясе генераль директоры урынбасары Галина Голубкова, Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Татарстан Республикасы тимераякта фигуралы шуу федерациясе президенты Эллина Быстрицкая катнашты.
«Татарстан Республикасы спорт министрлыгы исеменнән сезне Казанда сәламләвемә шатмын! Казан ел саен фигуралы шуу буенча ярышлар этапларын кабул итә. Спортчыларның саны да елдан-ел арта бара. Быел безгә Россиянең 16 төбәгеннән 130 дан артык спортчы килде. Бу бик яхшы күрсәткеч! Сезгә, спортчыларга, нәкъ менә бездә чыгыш ясау ошар һәм сез безне бары тик игелекле сүзләр белән генә искә алырсыз дип ышанам. Ахырда сезгә уңышлар телим: уңышлар, иң югары дәрәҗәне күрсәтегез һәм иң көчлесе җиңсен!», - диде Хәлил Шәйхетдинов.
Турнирда Россиянең 16 төбәгеннән 130дан артык спортчы катнашачак: Брянск өлкәсе, Киров өлкәсе, Краснодар крае, Коми Республикасы, Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Түбән Новгород өлкәсе, Пермь крае, Марий Эл Республикасы, Санкт-Петербург, Свердловск өлкәсе, Тула өлкәсе, Төмән өлкәсе, Чиләбе өлкәсе, Беларусь Республикасы һәм Татарстан Республикасы.
Ярышлар 2 ноябрьдән 4 ноябрьгә кадәр узачак, ә 5 ноябрьдән 6 ноябрьгә кадәр фигуралы шуу буенча Россия Гран-при узачак.