14-17 декабрьдә Яшел Үзәндә авыр атлетика буенча Бөтенроссия ярышлары узды. Турнирда катнашу өчен Татарстанга Россиянең 19 төбәгеннән 238 спортчы, шулай ук Беларусь Республикасы милли җыелмасының төп составы килгән. Катнашучылар арасында 12 халыкара класслы спорт мастеры 3 Атказанган спорт мастеры бар иде, алар-Олимпия уеннары һәм дөнья чемпионатлары призерлары.
Соңгы ярыш көнендә Татарстан авыр атлеты Зөлфәт Гәрәев 73 кг авырлык категориясендә беренче урынны яулады.