Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2022 елның 28 декабрендәге боерыгы белән Алмас Әзһәр улы Хөсәенов Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары вазыйфасына билгеләнде.
Алмас Әзһәр улы 1990 елның 29 сентябрендә Әлмәттә туа. 2012 елда Халыкара мөнәсәбәтләр белгечлеге буенча Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлаган.
Алмаз Хөсәенов элек спорт һәм социаль проектлар дирекциясе»каода эшләгән. Соңгы елларда ул генераль директор ярдәмчесе – стратегик үсеш идарәсе җитәкчесе булып эшләде.
Татарстан Республикасы спорт министрлыгы коллективы исеменнән Алмаз Әзһәр улына яңа постта уңышлар телибез!