Олег Матыцин: «Татарстан — спорттагы санкцияләргә ничек җавап бирергә кирәклегенең ачык мисалы»

2023 елның 22 гыйнвары, якшәмбе

Быел Татарстан, җитди санкцияләргә карамастан, берничә эре халыкара һәм Бөтенроссия чараларын үткәрде, шул исәптән спорт өлкәсендә дә. Бу хәл Россиягә бу өлкәдә нинди ресурслар барлыгын күрсәтте. Республика мондый чикләүләргә дөрес җавап бирүнең иң яхшы үрнәкләренең берсенә әверелде. Мондый фикерне ТР Спорт министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында Россия спорт министры Олег Матыцин әйтте.

Без халыкара санкцияләр белән көрәшнең катлаулы шартларында яшәвебезне аңларга тиеш. Күпмедер дәрәҗәдә алар безгә ресурсларыбызны аңларга мөмкинлек бирә. Татарстан-санкцияләргә ничек мөгамәлә итәргә кирәклегенең ачык мисалы. Әмма спортның автоном тармак түгеллеген аңларга кирәк. Аңа безнең спортчылар һәркайда чыгыш ясыйлар, аларны нәрсәдән дә булса мәхрүм итү бик гади. 2023 ел безнең көчебезне алдан уйланган проектлар аша күрсәтү мөмкинлеге бирер дип ышанам, — дип белдерде федераль министр.

Ул ассызыклаганча, Татарстан инновацион спорт проектларын да үз өстенә алырга курыкмый. Әйтик, быел республикада фиджитал-уеннар уздырылды, алар 2024 елда биредә узачак «киләчәк уеннары» алдыннан сынау ярышлары булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International