Кайбыч районының булачак хәрби хезмәткә чакырылучылары ГТО нормативларын үтәделәр

2024 елның 13 мае, дүшәмбе

13 май көнне Кайбыч районында «Салават күпере» йөзү бассейны базасында районның булачак хәрби хезмәткә чакырылучылары ГТО нормативларын тапшырдылар. Чара «Спорт — тормыш нормасы» федераль проектын «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды.

Балаларга үзләренең физик әзерлекләрен күрсәтергә һәм йөзү, ике аяк белән урыннан озынлыкка сикерү, идәндә яткан килеш кулларны бөгү/турайту, биек аркылы эленеп торудан тартылу, гимнастика эскәмиясендә басып торган килеш алга авышу, 16 килограммлы герне ыргыту һәм автоматны сүтү/җыю кебек нормативларны үтәргә кирәк иде.

Оештыручылар барлык катнашучыларның да куелган бурычны уңышлы үтәүләрен билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International