7 майда Мөслим муниципаль районының «Яшьлек» спорт-сәламәтләндерү комплексында «Демография» илкүләм проектының «Спорт — тормыш нормасы» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Өченче яшь ГТО тапшыра» спорт бәйрәме узды. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган иде.
Бәйрәмдә барлыгы 50гә якын спорт ветераны катнашты. Ачылу тантанасында аларны Мөслим районы башлыгы Рамил Муллин сәламләде. Шуннан соң ветераннар нормативларны тапшырырга киттеләр. Чара барышында алар идәннән җирдән этелү, алга авышу, аркада яткан килеш гәүдәне күтәрү, пневматик винтовкадан ату, йөзү һәм йөгерү кебек сынаулар башкардылар.
Ярышларның барлык төрләре йомгаклары буенча призерларны 3 категориядә билгеләделәр:
Пневматик винтовкадан ату
Ир-атлар:
1 урын — Владимир Леснов
2 урын — Рөстәм Нуриев
3 урын — Рәйхан Кәримов
Хатын-кызлар:
1 урын — Әлфия Агләмова
2 урын — Ольга Макарова
3 урын — Дамирә Баязитова
50 м йөзү
Ир-атлар:
1 урын — Таһир Шәйхразиев
2 урын — Валерий Кондратьев
3 урын — Рәйхан Кәримов
Хатын-кызлар:
1 урын — Сиринә Фәхсиева
2 урын — Галия Вәгыйзова
3 урын — Фәридә Ганиева
ГТОның өч төр ярышы
Ир-атлар:
1 урын — Валерий Кондратьев
2 урын — Рөстәм Нуриев
3 урын — Дамир Шәймәрданов һәм Роберт Исламов
Хатын-кызлар:
1 урын — Сиринә Фәхсиева
2 урын — Ольга Макарова
3 урын — Луйза Нуриева
Җиңүчеләр һәм призерлар истәлекле медальләр һәм грамоталар алдылар.