15 майда Буада Трусенев исемендәге «Форпост» үзәкләре арасында зона спартакиадасы узды. Чара «Спорт — тормыш нормасы» федераль проектын «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды, чөнки ярышлар программасында ГТО элементлары бар иде.
Нормативларны 100 метрга, 2 км һәм 3 км га йөгерү, граната ыргыту, пневматик винтовкадан ату, автомат җыю/сүтү, аркылы тартылу, 16 кг гер күтәрү һәм аркан тарту кебек дисциплиналар буенча үтәргә мөмкин иде.
Спартакиадада Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Кайбыч һәм Тәтеш районнарыннан активистлар катнашты. Ярышлар йомгаклары буенча призерлар булдылар:
1 урын — Буа муниципаль районы;
2 урын — Апас муниципаль районы;
3 урын — Чүпрәле муниципаль районы.