Алексеевск яшь армиячеләре - «Хезмәткә һәм оборонага әзер» республика конкурсының көмеш призерлары

2024 елның 24 июле, чәршәмбе

Алексеевск муниципаль районының Биләр авылыннан яшь армиячеләр командасы «Хезмәткә һәм оборонага әзер» республика конкурсында 2 урынны яулады. Ул Татарстан Республикасының хәрби хезмәткә чакырылуга кадәрге яшьләрне әзерләү буенча уку йортлары арасында узды. Балалар «Иң яхшы хәрби машина йөртүче» хәрби-учет белгечлеге буенча призерлар булдылар.

Исегезгә төшерәбез, ГТО комплексы чаралары «Спорт — тормыш нормасы» федераль проектын «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International