Биектау пенсионерлары скандинавия йөреше буенча ГТО нормативын үтәгәннәр

2024 елның 24 июле, чәршәмбе

ГТО хәрәкәтенә яшь буын гына кушылмый. Биектау районында комплекс нормативларын пенсионерлар тапшырган.

Көмеш яшьтәге 20 кеше скандинавия йөрешендә үзләренең иң яхшы нәтиҗәләрен күрсәтте. Маршрут «Биектау» спорт комплексыннан Җиңү паркы аша Казансу елгасы ягына сузылды. Төркемнең планнарында 10 000 адымга максат бар иде, ләкин алар норманы җиңел генә арттырып үтәделәр һәм «Горелый» күлгә кадәр барып җиттеләр. Ә күңелле йөрүгә бонус булып уңышлы үтәлгән норматив булды.

Исегезгә төшерәбез, ГТО комплексы чаралары «Спорт — тормыш нормасы» федераль проектын «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International