Икенче «Татнефть-Фиджитал уеннары» фестивалендә катнашуга гаризалар кабул итү тәмамлана

2024 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

1 августтан 25 августка кадәр Әлмәттә икенче «Татнефть-Фиджитал уеннары» фестивале узачак. Виртуаль һәм классик спорт төрләрен берләштерә торган әлеге уникаль мультиспорт турниры сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга, массакүләм физик культураны үстерүгә һәм спортка заманча технологик чишелешләр кертүгә юнәлдерелгән. Фестивальнең мондый бурычлары «Спорт — тормыш нормасы» федераль проектының «Демография» милли проектының максатларына туры килә.

Фестиваль 3 уен дисциплинасы – фиджитал-футбол (мини-футбол һәм FIFA), фиджитал-баскетбол (баскетбол 3х3 һәм NBA2K) һәм фиджитал-хоккей (хоккей 3х3 һәм NHL) – буенча узачак. Сайлап алу ярышлары 1-18 август көннәрендә узачак, аннан соң иң көчле командалар 1 000 000 сум приз фонды өчен 24-25 август көннәрендә финалда көч сынашачак.

Анда Татарстан Республикасының Әлмәт, Азнакай, Актаныш, Аксубай, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск, Түбән Кама, Нурлат, Алабуга, Зәй, Сарман, Чирмешән, Яңа Чишмә, Мөслим һәм Ютазы районнарыннан 14 яшьтән өлкәнрәк кешеләр катнаша ала. Гаризаны 30 июльгә кадәр https://daa.education/phygital_tatneft сайтында бирергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International