Лаеш районының мәктәп яны хезмәт лагерьлары укучылары ГТО нормативларын үтәделәр

2024 елның 23 июле, сишәмбе

Татарстанның яшь буыны хәтта каникул вакытында да спорт турында онытмый. 22 июльдә Лаеш районында мәктәп яны хезмәт лагерьлары укучылары ГТО нормативларын үтәделәр.

Исегезгә төшерәбез, комплекс нормативларын тапшыру «Спорт — тормыш нормасы» федераль проектын «Демография»милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында уза.

Балалар озынлыкка сикерү, кыска һәм озын дистанцияләргә йөгерү, җирдән этелү, подтягивание, гимнастика эскәмиясендә басып торган килеш алга авышу һ.б. сынаулар башкардылар. Барлык катнашучылар да уңай хис-кичерешләр алды, шулай ук команда рухын һәм дисциплинаны үстерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International