Стендка ату буенча республика беренчелегендә җиңүчеләр билгеле булды

2024 елның 7 августы, чәршәмбе

5-6 август көннәрендә Тәтештәге ату мәйданчыгында 19 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында стендка ату буенча Татарстан Республикасы беренчелеге ярышлары узды. Турнир «Спорт – тормыш нормасы» федераль проектының «Демография» милли проектының максатларына туры китереп үткәрелде. Анда 100дән артык спортчы катнашты, алар түгәрәк һәм траншеялы стендта медальләр уйнаттылар.

Скитта шәхси зачетта Камил Хәйруллин һәм Самира Шәйдуллина, команда турнирында – Андрей Кушагин, Илья Минкин һәм Никита Подаков составындагы Тәтеш егетләре командасы, Тәтеш һәм Казан кызларының берләштерелгән командасы җиңүче булдылар. Соңгыларның төсләрен Камилла Павлушина, Варвара Танькова һәм Самира Шәйдуллина яклады.

Трапта шәхси турнирда Кәрим Насыйров һәм Дарья Савельева беренчелекне яулады, ә Дарья команда беренчелегендә Дара Чупина һәм Юлия Чернова белән бергә икенче алтын медален отты. Егетләр арасында Тәтеш-2 командасы җиңде, аларның төсләрен Никита Прытков, Тимур Гатауллин һәм Иван Васин.

Беренчелектә җиңүчеләрнең һәм призерларның тулы исемлеген сылтама буенча карарга була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International