Буада физкультурачылар көне алдыннан спорт эстафеталары уздырылды

2024 елның 9 августы, җомга

9 августта Буаның «Импульс» спорт комплексында якынлашып килүче Физкультурачылар көненә багышланган бәйрәм чаралары узды.

Бәйрәмдә катнашучылар өчен төрле спорт эстафеталары һәм конкурслар уздырылды, аларның кайберләре ГТО нормаларын тапшыруга әзерләнүгә юнәлдерелгән иде. Спорткомплекс залында аркан тартышу, капчык киеп сикерү һ. б. буенча кызу ярышлар башланды.

Исегезгә төшерәбез, физкультурниклар көне — ел саен үткәрелә торган бөтенроссия бәйрәме, ул «Спорт тормыш нормасы» федераль проектын «Демография»милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International