8 августта ВФСК «Хезмәткә һәм оборонага әзер» фестивале узды. Ул «Спорт - тормыш нормасы» федераль проекты «Демография» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
ГТО мәйданчыгында районның авыл җирлекләре һәм оешмалары арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестивале узды. Командалар өч кешедән торды.
Фестиваль түбәндәге нормативларны үтәүне үз эченә алды:
60 метрга йөгерү;
гимнастика эскәмиясендә туры аяклы хәлдән алга авышу;
идәндә таянып, кулларны бөгеп һәм җәеп җибәрү;
аркада яткан килеш гәүдәне күтәрү;
тәбәнәк аркылы тартылу (хатын-кызлар гына);
биек аркылы күтәрү яки гер ыргыту 16 кг. (ирләр генә).