Чирмешән муниципаль районында физкультурачылар көне

2024 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

2024 елның 3 августында Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының «Сабантуй» стадионында физкультурачылар көне үткәрелде.

Бәйрәмнең тантаналы өлеше спорт ветераннарын, физик культура укытучыларын, тренер–укытучыларны, спорт оешмалары хезмәткәрләрен хөрмәтләүдән гыйбарәт иде.

Безнең районда Физкультурачылар көнен бәйрәм итү алдыннан, «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында, спортның төрле төрләре буенча ярышлар үткәрелде.:

- Өлкәннәр арасында «Ак көймә»шахмат турниры;

- Ир-атлар командалары арасында мини-футбол буенча турнир;

– Яшүсмерләр, кызлар һәм микст-командалар арасында пляж волейболы буенча турнир;

- «Чирмешән» ГТО тест үзәгендә барлык теләүчеләр арасында ВФСК ГТО нормативларын тапшыру.

Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районында физкультурачылар көнен бәйрәм итү кысаларында районның яшь спортчыларын, хоккей, футбол, бокс, билбау көрәше буенча республика ярышларында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү, шулай ук «Советлар Союзы Герое И. Н.Конев исемендәге Чирмешән кадет интернат-мәктәбе» ДББУ кадет укучыларын, Татарстан Республикасында «Аҗаган» хәрби – спорт уенында җиңүчеләрне бүләкләү булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International