Владимир Леонов Дәүләт Советының «Физик культура һәм спорт» юнәлеше буенча комиссиясенең көндезге утырышында катнашты

2024 елның 20 августы, сишәмбе

20 августта Тулада Дәүләт Советының «Физик культура һәм спорт» юнәлеше буенча комиссиясе рәисе, Тула өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Дмитрий Миляев Россия Федерациясе Дәүләт Советының «Физик культура һәм спорт» юнәлеше буенча комиссиясенең беренче көндезге утырышын уздырды.

Видеоконференцэлемтә буенча утырышта РФ Президенты ярдәмчесе, РФ Дәүләт Советы секретаре Алексей Дюмин һәм РФ спорт министры Михаил Дегтярев катнашты. Чарада шулай ук РФ Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Анна Кузнецова, РФ Федераль Җыены, РФ Хөкүмәте, федераль министрлыклар һәм ведомстволар, дәүләт корпорацияләре, иҗтимагый оешмалар, Россиянең үсеш институтлары һәм бизнес-бергәлекләре вәкилләре, берничә төбәк губернаторлары катнашты. Шулай ук – Россия спортын үстерүгә зур өлеш керткән атаклы спортчылар һәм тренерлар: Ирина Винер, Ольга Слюсарева, Роман Ротенберг, Шамил Тарпищев, Светлана Хоркина, Никита Нагорный һ. б.

Утырышны ачып, Дмитрий Миляев Алексей Дюминга ышаныч белдергәне һәм комиссияне формалаштыруда ярдәм иткәне өчен Россия Федерациясе субъектлары җитәкчеләренә рәхмәт белдерде.

«Комиссия эшендә Президентның балалар-яшүсмерләр спортын үстерү буенча тармакта системалы үзгәрешләр кертүне күздә тоткан йөкләмәләре исемлеген үтәүгә игътибар итәргә кирәк. Аларны башкару сыйфаты Хөкүмәт һәм РФ субъектларына бәйле. Безгә бергәләп киң спектр мәсьәләләр буенча фикер алышырга туры киләчәк. Бүгенге очрашуда без бу эшкә старт бирәбез», - диде Дмитрий Миляев.

Алексей Дюмин билгеләп үткәнчә, Россия Президенты Владимир Владимирович Путин физкультура һәм спортны стратегик яктан мөһим өлкә буларак үстерүгә зур игътибар бирә. Нәкъ менә шуңа күрә дәүләт башлыгы үз карары белән бу юнәлешне Дәүләт Советының аерым комиссиясенә бүлеп бирде.

«Комиссия илдә физик культура һәм спорт өлкәсендә тәкъдимнәр һәм инициативалар эшләү өчен даими эшләүче нәтиҗәле мәйданчык булырга тиеш. Федераль хакимият, төбәкләр һәм эксперт бергәлеге арасында фикер алышу өчен», - диде Алексей Дюмин.

Ул билгеләп үткәнчә, Президент үзенең май указында массакүләм булуга гына түгел, ә халыкның спорт белән шөгыльләнү өчен шартлардан канәгать булуына, гражданнарның авырулар аркасында вакытлыча эшкә яраксызлык дәвамлылыгын киметүгә басым ясады. Комиссия эшендә балалар-яшүсмерләр спортын үстерүгә аерым игътибар бирелергә тиеш. Шулай ук, СВО катнашучыларын реабилитацияләү, социализацияләү һәм һөнәри үз-үзен тормышка ашыру өчен шартлар тудыру. Бу юнәлештә кайбер төбәкләрнең яхшы эшләнмәләре бар, аларны өйрәнергә һәм бөтен Россиягә таратырга кирәк.

Утырышта вәкилләр физкультура һәм спорт өлкәсендә хокукый җайга салу, төрле дәрәҗәдәге программа документларын синхронлаштыру, региональ спорт федерацияләренең җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлеге һәм аларның статусын ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Барлык дәрәҗәләрдәге спорт федерацияләрен законнар белән җайга салу инициативалары тәкъдим ителде һәм хупланды.

Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов төбәкнең спорт федерацияләре белән хезмәттәшлек итү һәм дәүләт программаларын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашты.

«Бүген Татарстан Республикасында 139 региональ спорт федерациясендә 141 спорт төре үсеш ала, шуларның 128е аккредитацияләнгән. Муниципаль берәмлекләр территориясендә региональ спорт федерацияләре спортның үз карамагындагы төрен үстерү максатларында җирле федерацияләр белән турыдан-туры хезмәттәшлек итә.

Җирле спорт федерацияләре җитәкчеләре региональ федерация составына керә һәм үзләренең барлык чараларын аккредитацияләнгән федерация белән уздыруны килештерә. Бу – волейбол, чаңгы ярышлары, хоккей һәм билбау көрәше федерацияләре. Мәсәлән, Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе волейбол буенча 25 җирле спорт федерациясе белән хезмәттәшлек итә. Билбау көрәше буенча – 33 җирле спорт федерациясе», - дип уртаклашты Владимир Леонов.

Министр шулай ук Татарстан Республикасында дәүләт программаларының гамәлгә ашырылуы турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, федераль һәм төбәк дәрәҗәләрендәге үзара бәйләнешләрне системалаштыру күрсәткечләрне төбәкләргә таркату юлы белән барлык дәрәҗәләрдә дә физик культура һәм спортны үстерүнең бердәм максатларын һәм бурычларын билгеләргә мөмкинлек бирә.

«Моннан тыш, 2024 елдан төбәкләрдә дәүләт программаларын кәгазь чыганактан электрон форматка күчерү буенча эш алып барыла. Әлеге факт шулай ук РФ субъектларының дәүләт программаларын федераль программа белән синхронлаштыру процессын гамәлгә ашыруга уңай йогынты ясый һәм Россия Федерациясе Спорт министрлыгына аларны килештерү процессында контроль системасын формалаштырырга мөмкинлек бирә.

Физик культура һәм спортны үстерү буенча муниципаль программалар республиканың барлык муниципалитетларында да гамәлгә ашырыла. Муниципаль программаларны төрле дәрәҗәләрдәге үзара хезмәттәшлек системасына кертү өчен, Татарстан Республикасында 2025 елда муниципаль программаларны төбәк программалары белән синхронлаштыру эше планлаштырылган, бу исә физик культура һәм спорт үсешен планлаштыру һәм контрольдә тоту системасын үтә күренмәле һәм барлык дәрәҗәләрдә дә контрольдә тотыла торган итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Хөрмәтле Алексей Геннадий улы, Михаил Владимир улы нәтиҗә ясап, федераль дәрәҗәдә һәм төбәкләр дәрәҗәсендә физик культура һәм спорт өлкәсендә бердәм сәясәтне гамәлгә ашыру, дәүләт программаларын формалаштыруга бердәм таләпләрне билгеләү, контроль урнаштыру нәтиҗәле эшләү һәм куелган максатларга минималь чыгымнар белән ирешү өчен кирәк булуын билгеләп үтәргә кирәк», - диде Леонов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International