Яр Чаллыда Россия пенсионерларының IX спартакиадасы алдыннан укыту-тренировка җыены уңышлы тәмамланды

2024 елның 9 сентябре, дүшәмбе

Яр Чаллыда «Яр Чаллы» спорт мәктәбе базасында укыту-тренировка җыены уңышлы тәмамланды.

Чараның максаты – Татарстан Республикасы җыелма командасын Россия пенсионерларының IX Спартакиадасына әзерләү. Җыю вакытында ГТО нормативлары үткәрелде һәм барлык катнашучылар да аларны уңышлы үтәделәр.

Җыеннарда Татарстанның төрле почмакларыннан: Әгерҗе, Әлмәт, Түбән Кама, Яшел Үзән, Алабуга һәм Менделеевск шәһәрләреннән вәкилләр катнашты.  

Чарада шәһәр администрациясе, физик культура һәм спорт идарәсе, шулай ук Россия Пенсионерлар берлеге вәкилләре катнашты. Үзәк район Хакимияте башлыгы Эдуард Рафаил улы Фәттахов катнашучыларга ныклы сәламәтлек һәм ярышларда уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International