Суга сикерү буенча дөнья сериясе ярышлары ел саен Халыкара йөзү федерациясе канаты астында уза. Ярышларга осталыкның чын үрнәкләрен күрсәтә алырдай йолдызларны гына чакыралар. Дөнья сериясенә, чын турнир һәм күрсәтмә чыгышлар синтезы буларак, 2007 елда нигез салынган. Дөнья сериясен булдыруның чишмә башында өч милли федерация: Бөекбритания, Кытай һәм Мексика торган. Бераздан аларга Россия, Катар һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре кушылган.
Өч ярыш көнендә барачак программа һәр этабында үз эченә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында өч метрлы трамплин һәм ун метрлы каланчадан синхрон һәм ялгыз сикерүләрне ала. Гыйнвар аенда ярышларга ике дисциплина: 3 метрлы трамплин һәм 10 метрлы каланчадан синхрон катнаш сикерүләр өстәлүе турында игълан ителде. Бүләкләрнең гомуми суммасы 120000 АКШ доллары белән бәяләнә. Тамашачылар шулай ук Глеб Гальперинның - Олимпия уеннарының ике тапкыр бронза медале иясе, суга сикерү буенча ике тапкыр Европа һәм дөнья чемпионы, ДЧ-2015 илчесенең су тамашасын да күрә алачаклар. Казанда җиңү өчен россияле Илья Захаров һәм Евгений Кузнецов, Томас Дейли (Бөекбритания), Патрик Хаусдинг (Германия), Таня Каньотто (Италия), Цинь Кай һәм Ву Минься (Кытай) кебек спорт йолдызлары көрәшәчәк.
Казанда узачак ярышлар кысаларында “мәгълүмати үзәк”, “медицина тәэмин ителеше”,”шапероннар” (антидопинг), “транспорт”, “спорт мәйданы” (бу юнәлеш буенча йөзү буенча спорт мәктәбе укучылары җәлеп ителәчәк), “ММЧ белән хезмәттәшлек”, коммуникацияләр”, “телерадиотапшырулар”, “тамашачылар белән эш” юнәлешләре буенча 70 волонтер җәлеп ителәчәк. Әлеге ярышлар су мундиале чорында Су спорт төрләре сараенда эшләр өчен сайлап алынган волонтерлар өчен сынау ярышлары да булып тора.
Спорт проектлары дирекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Ольга Павлова һәм Анастасия Исаева ярдәмендә ачылыш тантанасына һәм беренче көн ярышларына “Гаврош” социаль приютында тәрбияләнүче 25 бала да килеп, күренекле спортчылар белән аралаша алачаклар.