Рөстәм Миңнеханов: "Без ДЧ-2015 чорында спортчылар һәм катнашучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итәргә тиеш"

2015 елның 6 мае, чәршәмбе

Казан Кремлендә үткән утырышта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, ТР Иминлек советы секретаре Айрат Шәфигуллин катнаштылар. Көн тәртибенә өч мәсьәлә чыгарылган иде: Казанда 2015 елда узачак су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты һәм "Мастерс" категориясендәге Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатын уздыру чорында комплекслы иминлекне тәэмин итү буенча чаралар, көчләр һәм чаралар әзерлеге һәм террорлык актларын булдырмау буенча өстәмә чараларны гамәлгә ашыру барышы турында; республика хакимият һәм идарә итү органнары ресурсларында, мөһим мәгълүматлаштыру корылмаларында компьютер һөҗүмнәреннән саклау чаралары, таралышы чикләнгән мәгълүматка санкциясез үтеп керүдән, шулай ук зарар китерергә мөмкин булган электрон хатлардан саклау турында;  куркынычлылык дәрәҗәсе I һәм II класслы булган җитештерү корылмаларыннан файдаланучы оешмалар тарафыннан хәбәр итүнең локаль системаларын булдыру һәм аларны әзерлек халәтендә тоту турында.

Утырыш барышында ярышларга әзерлек һәм аларны уздыру чорында комплекслы куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча чараларны гамәлгә ашыруга кагылышлы докладлар тыңланды. Янгын, транспорт, эпидемиология, сәнәгать, энергетика һәм мәгълүмати куркынычсызлык өлкәләрендәге вәзгыять буенча анализ тәкъдим ителде. Дөнья чемпионатын уздыру корылмаларында террорчылыктан саклануга һәм клиентлар төркемнәрен урнаштыруга, шулай ук куркынычсызлыкны тәэмин итүгә юнәлгән көчләр һәм чаралар әзерлегенә аерым игътибар бирелде.

“Быел бездә эзур халыкара спорт чарасы көтелә – Казанда су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты уза, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Безнең иң мөһим бурычыбыз – аны югары дәрәҗәдә оештыру һәм уздыру. 188 илдән спортчылар һәм кунаклар килүе көтелә. Моның кадәр илләр катнашкан спорт чаралары илебездә еш уздырылмый. Без, беренче чиратта, чемпионатта катнашучылар, кунаклар һәм шәһәр халкы иминлеген, спорт корылмалары куркынычсызлыгын тәэмин итәргә тиеш. Бу чорда резонанслы җинаятьләрне булдырмаска кирәк. Бөтен өлкәләрдә дә – транспорт, экология, сәнәгать, энергетика, мәгълүмат өлкәләрендә дә куркынычсызлык белән тәэмин ителешне гарантияләү зарур”.

Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы фикеренчә, уздырылучы чараларның никадәр генә мөһим булуына карамастан, гражданнарның конституция хокуклары салануны тәэмин итәргә кирәк. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре үзләрен тәвәккәл, ләкин әдәпле һәм нәзакәтле тотарга тиешләр, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Хокук саклау органнары тарафыннан террорчылык һәм экстремистлык оешмаларның мөмкин булган ниятләрен ачыклау һәм кисәтүгә юнәлдерелгән махсус чаралар башкарылуын тәэмин итү мөһим, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, идарә органнарының куелган бурычларны үтәүгә әзерлекләренә, шәхси составны әзерләүгә, төрле шартларда уртак гамәлләр башкаруга, кизү-диспетчерлык хезмәтләре персоналының үз бурычларын төгәл үтәүләренә һәм халыкның игътибарлылыгын арттыру буенча пропаганда эшләрен көчәйтүгә аерым игътибар юнәлтергә кирәк.

Мәгълүмати һәм телекоммуникация технологияләре җәмгыять яшәешенең аерылгысыз өлешенә әйләнгән заманча шартларда аларны куркынычсыз шартларда куллану зур әһәмияткә ия. Соңгы арада Россия Федерациясендә дәүләт органнарының мәгълүмат ресурсларына, шулай ук предприятиеләрнең, кредит-финанслау учреждениеләренең корпоратив челтәрләренә законсыз рәвештә үтеп керү очраклары күбәйде. Бу гамәлләр, мәгълүмат системаларын сафтан чыгару, хакимият һәм предприятиеләр органнары эшчәнлеген туктату, банклар хисабыннан акчаларны урлау юлы белән төбәккә турыдан-туры икътисади зарар салу нияте турында сөйли.

Татарстан Республикасы Иминлек советы утырышында мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендә өстәмә комплекслы чараларны гамәлгә ашыру буенча тәкъдимнәр яңгырады. Бу - элемтә челтәрләре һәм мәгълүматлаштыру ресурслары сакланышын арттыру (бигрәк тә дәүләт органнары тарафыннан файдаланылучы ресурсларны), илебез технологияләре һәм мәгълүматлаштыру продуктларын үстерү, аларның дәүләт структуралары һәм компанияләре тарафыннан кулланылышына омтылу.  

Шулай ук кредит-финанс учреждениеләрен кибер-куркынычлыкка игътибар итәргә өндәделәр. “Мәгълүмати куркынычсызлык” юнәлеше буенча белгечләр әзерләү системасын камилләштерү буенча эшне көчәйтергә тәкъдим иттеләр.

Утырышта катнашучыларга “Халыкны һәмбиләмәне табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән яклау турында”гы Федераль законга үзгәрешләр кертү турында”гы 404 нче ФЗ һәм “Гражданнар оборонасы турында”гы Федераль законның 2014 елның 10 гыйнварында көченә кергәнлеген дә искәртеп үттеләр.

Закон нигезендә, куркынычлылык дәрәҗәсе I һәм II класслы булган куркыныч сәнәгать корылмаларыннан, гадәттән тыш куркыныч һәм куркыныч булган гидротехник корылмалардан файдалана торган оешмалар хәбәр итүнең локаль системаларын булдырырга һәм аларны әзерлек халәтендә тотарга тиешләр. Хәбәр итүнең локаль системалары белән тәэмин ителергә тиешле куркыныч сәнәгать корылмаларының  саны зур булуга бәйле рәвештә,  Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе һәм Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы аларны булдыру тәртибен тәкъдим итте, хәбәр итүнең локаль системалары күрсәтелгән корылмаларда 2016 елның ахырына кадәр булдырылырга тиеш.

Утырышта Татарстан Республикасы Иминлек советының даими әгъзалары, Террорчылыкка каршы комиссия, Хокук саклауны тәэмин итү буенча координация штабы, Оператив штаб әгъзалары, министрлыклар һәм ведомстволар, сәнәгать предприятиеләре, кредит-финанс учреждениеләре, шулай ук ДЧ-2015 корылмалары җитәкчеләре катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International