Республика ММЧлары вәкилләре бүген Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының ике корылмасындагы эшләрнең барышы белән таныштылар. Пресс-тур кысаларында журналистлар “Казан Арена” стадионын һәм Су полосы өчен аренаны карадылар, шулай ук “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КАО генераль директоры Азат Кадыйровка һәм Дирекциянең генераль секретаре Ранко Тепавчевичка сораулар бирделәр.
Дөнья чемпионатына бүгенге көнгә 120 меңнән артык билет сатылган. Гомуми саннан 30 проценттан аз гына кимрәген чит илләрдән булган акватика сөючеләр сатып алган. Хәзергә кассаларда барык дисциплиналарга да билетлар алу мөмкинлеге бар әле, шул исәптән “Пилигрим” шоуына да. Әмма “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КАО генераль директоры Азат Кадыйров җанатарларны билетлар алуны озакка сузмаска чакыра.
“Зур спорт вакыйгасы – Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатына кадәр 29 көн калды. Күргәнегезчә, хәзер “Казан Арена”да ярышлар узачак төп бассейнга су тутыру эше бара. Аңа кадәр бассейн тикшерү эшләрен уңышлы узды. Берничә көннән инде ул спортчыларга, тамашачыларга һәм телевизор караучыларга тәкъдим ителәчәк рәвештә булачак. Барлык крылмаларны әзерләү эшләре дә финиш сызыгына чыкты. Барысы да тиешле график буенча бара һәм куркыр сәбәп юк. Без барлык федерацияләр белән дә тыгыз элемтәдә эшлибез һәм көнаралаш диярлек Казанда төрле-төрле комиссияләр кабул итәбез, аларның саны торган саен арта гына бара. Мисалга, бу көннәрдә шәһәрдә телевизион тапшырулар әзерләүне тәэмин итүче коллегаларыбыз бар. Чишеп булмый торган мәсьәләләр бүгенге көнгә юк дип әйтә алам”, - диде журналистларга “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КАО генераль директоры Азат Кадыйров.
Чемпионат вакытында нәкъ олимпия уенарында кулланылган кебек үк бассейннар кулланылачак. Алар ФИНАның күпеллык патнеры – “Myrtha Pools” компаниясе тарафыннан тәкъдим ителгән. Әлеге компания вәкилләре тулы герметиклыкны тәэмин итә торган күгәрми торган корычтан, поливинилхлорид белән капланган конструкцияләрне китереп кенә калмадылар, аларны урнаштырып куюда да катнашалар. Конструкция инде ясап куелган, ә шушы көннәрдә “Казан Арена”да бассейннарга су тутыра башладылар.
“Чистарту процедурасы билгеле бер вакыт эчендә бассейндагы суны Россиядә билгеләнгән санитар нормаларга китереп җиткерелүгә юнәлтелгән. Суның сыйфаты тулысынча стационар бассейннар таләпләренә җавап бирәчәк. Су бирү трибуналар астындага бүлмәдә урнаштырылган катлаулы технологик структура ярдәмендә башкарылачак. Шунда ук датчиклар да урнаштырылган һәм сыйфатны интернет-система ярдәмендә тикшереп торалар”, - диде Кадыйров.
Суны чистарту мәсьәләләре турында “Myrtha Pools” компаниясенең төп һәм күнекмәләр өчен бассейннарны монтажлау белән шөгыльләнүче техник вәкиле тулырак сөйләде.
“Бассейн араларына мембраналар урнаштырылган күгәрми торган панельләрдән тора. Алардан су улакка төшә, канализация системасына китә, аннары циклик әйләнеш ясап, кабат бассейн казанына төшә. Ул суның краннардан ага торган судан чистарак буласын ышандырып әйтә алам. Теләсәң, ул суда йөзәргә генә түгел, аны эчәргә дә була. Хлоркамы? Һәр бассейнның хлорка бирү буенча үз коэффициенты. Биредә ул минимумда гына. Аренаның ачык конструкцияле булуын исәпкә алганда, хлор биредә сизелмәячәк тә”, - дип бедерде “Myrtha Pools” компаниясенең техник вәкие Джузеппе Гуаренте.
Азат Кадыйров “Казан Арена”ның әзерлеген 75 процентка бәяләде. Корылмада инде вакытлы трибуна һәм түбә монтажланган, ММЧ өчен позицияләр әзерләнгән. Ярышлар уздыру көннәрендә стадион 12 мең утыру урынына исәпләнәчәк, аларның 8 меңе тамашачылар секторына биреләчәк.
Стадион янәшәсендәге Су полосы өчен аренага журналистлар беренче тапкыр керделәр. Шуңа күрә “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КАО генераль секретаре Ранко Тепавчевичка башта кыска гына экскурсия уздырырга туры килде.
“Су полосы өчен арена – вакытлы корылма. Корылма, комментаторлык позицияләрен дә исәпкә алып, 3700 утыру урынына исәпләнгән. Ул су спорт төрләре сарае янында урнашкан. Спортчыларның уеннарга кадәрге барлык әзерлекләре нәкъ менә ССТСда узачак. Хәтерләсәгез, хәзер Су полосы өчен арена өчен трибуналар монтажлана торган урында берничә атна элек кенә машиналар кую урыны иде. Әмма эшләр бик кызу бара. Бүген инде без бассейнга су тутыра башладык. Хәзер трибуналар өстенә түбә ясап куясы калды”, - диде “Спорт проектлары башкарма дирекцисе” КАО генераль секретаре. Трибуналар инде монтажланган, алар өстенә түбә куясы калган. Әмма ул бассейнның үзен каплар өчен каралмаган, бассейн ачык һавада булачак.
“Ярышларны кичектерү яки уздырмау турындагы карарны ФИНА махсус комитеты кабул итә. Әмма тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтә алар, безнең ачык арена югары дәрәҗәдәге халыкара матчларны кабул итәчәк беренче арена түгел. Барселонада узган Чемпионатта да шулай булды, клуб дәрәҗәсендә дә мондый практика бар. Яшен вакытында ярышлар уздырылмаячак әлбәттә, әмма бу ярышлар уздыруның барлык графигына зур йогынты ясарга тиеш түгел”, - дип тынычландырды журналистларны Тепавчевич.
Спортчыларның әзерлек графигына һава торышы тәэсир итмәячәк. Ватерполчыларның әзерлекләре төп аренадан кул сузымы ераклыктагы ССТС бассейнында узачак.
“ССТС – бу иң комплекслы корылмаларның берсе. Ярышлар башланганчы без аны 4 спорт төренә бүлеп куячакбыз. Ә дөнья чемпионаты вакытында спортчыларны график нигезендә төрле бассейннарга таратачакбыз. Төп бассейнга килгәндә, иртән анда йөзүчеләр, көндез суга сикерүчеләр шөгыльләнәчәк, кич белән сикерүләр буенча күнегүләр узачак. Тагын бер бассейнны без тулысынча ватерпол командаларына бирәчәкбез. Суга сикерү буенча медальләр уйнатылып беткәч исә корылма тулысынча ватерполчыларга калачак”, - диде генераль секретарь.