Казан мэры ДЧ-2015 ачылышы тантанасы репетициясендә булды

2015 елның 26 июне, җомга

Бүген Казан мэры Илсур Метшин Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының ачылыш тантанасы һәм “Пилигрим” шоуы репетициясе барышы белән танышты. Шәһәр башлыгы “Татнефть Арена” боз сараенда булды һәм шоуда турыдан-туры катнашучылар белән аралашты.

Ачылыш тантанасы репетицияләре ябык режимда “Татнефть Арена”ның кече мәйданында уза. Тамашаның зур булмаган бер өлешенә Казан мэры Илсур Метшин үз бәяләмәсен бирде һәм бу турыда журналистларга сөйләде.

 “Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты ачылышына санаулы гына көннәр калып бара һәм без “Пилигрим” шоуын әзерлибез. Кызганычка, без сезгә программаның кечкенә генә өлешен дә күрсәтә алмыйбыз, барысы да бик зур сер итеп саклана. Матур сюрприз булсын дибез. Шоуның грандиоз, масштабы ягыннан гына түгел, без беренче тапкыр гына гамәлгә ашыра торган кабатланмас яңалыклары белән дә хәтердә калырлык булачагын гына әйтә алам. Безнең өстә бик зур җаваплылык тора. 190нан артык илдән катнашучылар көтәбез.

Бу исә дөнья чемпиоатларында рекордлы сан – мондый хәлнең беркайчан да булганы юк әле. Турнирны 4 миллиардтан артык тамашачы күрер дип планлаштырабыз. Ә ачылыш тантанасын исә шушы санның якынча дүрттән бере караячак. Элеккечә, иҗади көчнең умыртка баганасын Казан һәм республика артистлары, биючеләре, җырчылар һәм сәхнәгә куючылары тәшкил итә. Бу Казан өчен бик зур җаваплылык, бик зур горурлык һәм бик зур мөмкинлек тә – тагын бер кат үзен дөньга таныту. Без моны эшли алыр һәм бик күп кешеләргә күрсәтер дәрәҗәгә үсеп җиттек”, - диде мэр.

“Универсиадага кадәр 10 көн кала да, бер атна кала да миннән гел “Өлгерә алырсыз микән?” дип сорап тордылар. Кая гына барсам да, жрналистлар гына түгел, танышлар һәм коллегалар да гел шул сорауны бирде. Бары тик Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов кына шикләнмәде. Без исә һәрвакыт ачык итеп: “6 июльдә иртәнге 8гә шәһәр әзер булачак кына түгел, сез аны башка рәвештә һәм башка дәрәҗәдә күрәчәксез”, - дип җавап бирә килдек. Бүген дә эшләнәсе эшләрнең масштабы Универсиадага эшләнгән эшләр белән туры килә. Әмма без шәһәр һәм республика масштабында да планлы эшләр алып барабыз, шулай ук нокталы эшләрне дә план нигезендә башкарабыз. Рестораторларны, отельерларны, тормыш-көнкүреш предприятиеләре җитәкчеләрен аерым җыябыз. Форсаттан файдаланып, барыгызга да аңлавыгыз өчен рәхмәт әйтәсе килә.  

Безнең әле әзерлек буенча барлык эшләрне төгәлләп бетерергә тагын ике атна вакытыбыз бар һәм мин, шәһәрлеләр белән бергәләп, Казанны бөтен дөньяга тиешле дәрәҗәдә күрсәтә алырбыз дип ышанам. Казанга моның кадәр игътибар беркайчан да булмаган иде әле. Безне 4 миллиард тамашачы караячагын уйласам, каз тәннәре чыга – бу бит җир шарындагы халыкның яртысыннан күбрәк дигән сүз”, - диде шәһәр башлыгы.

Инде әйтеп узганча, тамашаның хәтта вак кына детальләре дә бик зур сер итеп саклана. Спектакльнең реаль вакыйгаларга нигезләнгәнлеге генә билгеле, декорация булып төрле тирәнлектәге бассейннар каскады торачак. Суда синхрон йөзү осталары эшләячәк, һава киңлеге исә цирк артистларына бирелә. Ачылыш һәм ябылу тантаналарын куючы режиссер Алексей Сеченов бу онытылмаслык шоу булачак дип ышандыра.

 “Барысы да план буенча, хәтта бер-ике көнгә алдарак та бара. Бу монтажлау һәм репетицияләр чорына кагыла. Әйе, хәзер бездә чыгышлар өчен мәйдан азрак, әмма бу шоуның масштабы кечерәк булачак дигән сүз түгел. Киресенчә, тамашасы мәйданга якынрак киләчәк, бу инде аның шоуны аңлавы, аңа кереп китүе яхшырак булачак дигән сүз. Тамашачының актив позиция алуы безнең төп фишка. Универсиада вакытында тамашачы күзәтүче генә булса, биредә ул шоуда катнашучы булачак, драматургиянең һәр үзгәрешен якынрак аңлаячак”, - диде Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты куючы-режиссеры Алексей Сеченов.

“Спектакль нәрсәгә багышлана? Гомер буена без ниндидер башламнан ниндидер нәтиҗәгә кадәрге юл үтәбез. Һәрвакыт хәрәкәттә без, максатка барабыз. Һәм бу максат чыганак дип атала. Чыганакка барып җиткәч исә аңлап алабыз – чыганак үзе бернинди әһәмияткә ия түгел, без узган юл мөһим икән. Менә шуны күрсәтергә җыенабыз. Биредә иҗат итү һәм бер урында туктап тормау мөмкинлеге алу өчен оештыручыларга рәхмәт әйтәсе килә”, - ди Сеченов.

Труппага эләккәнче барлык артистлар да күп кенә кастинглар уздылар. Цирк артисты белән синхрончы, биюче һәм акробатның бер мәйданда ничек яши алачагын аңлау мөһим иде.

 “Безне дөнья дәрәҗәсендәге, моңа кадәр күрелмәгән онытылмаслык тамаша көтә. Актив репетицияләргә, аңа кадәр үк җыенган булсак та, бер ай элек керештек. Хәзер сезгә могҗиза күрсәтер өчен нон-стоп режимында эшлибез. Шунысы кызык: без барыбыз да– халык музыкасыннан алып урам стиленә кадәрге төрле агым вәкилләре бербөтен булып җыелдык. Кастинг? Билгеле, теләгән һәр кешене бирегә алмадылар, биредә аерым стандарт һәм таләпләр бит. Безнең балетта гына да 160 кеше, тагын әле цирк артистлары, акробатлар бар”, - диде шоуда каташучы Руслан Ричи.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International