ЯҢАЛЫКЛАР


27
гыйнвар, 2025 ел
дүшәмбе

22-26 гыйнвар көннәрендә Омскида каратэ буенча Бөтенроссия ярышлары узды, анда Россиянең 33 төбәгеннән 1500 дән артык спортчы катнашты.

Узган ялларда Казанның Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә ММА катнаш көрәш буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты һәм Беренчелеге узды.

26 гыйнварда «КАИ-Олимп» КСК кырында карда регби буенча ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында Идел буе федераль округы чемпионаты тәмамланды.

Россия Федерациясе Президентының 2025 елның 24 гыйнварындагы 40 номерлы Указы белән Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Илдар Садриев «Атказанган физик культура хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды.

25 гыйнварда Татарстан башкаласында «Татарстан Республикасының Ел студенты — 2024» премиясе җиңүчеләрен бүләкләделәр. Спорт номинацияләрен ТР Спорт министры урынбасары Илдар Садриев һәм «Рубин» ФК идарәсе Президенты, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин тапшырды.

21-26 гыйнвар көннәрендә Казанда Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә өстәл теннисы буенча Идел буе федераль округы чемпионаты узды.


26
гыйнвар, 2025 ел
якшәмбе

26 гыйнварда Казанның Үзәк стадионында кышкы дуатлон буенча чемпионат һәм Казан беренчелеге (кросс+чаңгы узышы), шулай ук Триатлон буенча «Балалар лигасы» республика ярышларының I этабы узды.

25 гыйнварда Биектау бистәсендә тхэквондо буенча Татарстан Республикасы төсле пояслар арасында чемпионат һәм беренчелек булды.

Турнир нәтиҗәләре буенча гомумкоманда зачетында призерлар өчлеге билгеләнде.

25 январьда Самарада бокс буенча Россия Кубогы финалы булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International