ЯҢАЛЫКЛАР


27
июнь, 2023 ел
сишәмбе

Бүген, 27 июньдә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында республикада җәйге спорт вакыйгаларын уздыруга багышланган брифинг узды. Спикер булып Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Александрович Леонов чыгыш ясады.

Кичә, 26 июньдә, Казан педагогика көллияте мәйданчыгында Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү оешмалары Спартакиадасы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы булды.

Россия хатын-кызлар җыелма командасы беренче тапкыр Татарстан башкаласында уйнаячак. Иран белән иптәшләрчә матч 14 июльдә Үзәк стадионда узачак, уен милли командаларның тарихта беренче очрашуы булачак.

Спортчылар манарадан сикерүдә иң яхшылар булдылар.

Бүген Татарстан Республикасы спорт министрлыгында XI Бөтенроссия кышкы авыл спорт уеннары нәтиҗәләре буенча спортчыларны хөрмәтләү тантанасы узды.  Чарада ТР Спорт министры урынбасары Илдар Садриев катнашты.

Йөз ел элек, 1923 елның 27 июнендә, РСФСР ВЦИКНЫҢ «РСФСР хезмәтчәннәренең югары һәм җирле физик культура советларын оештыру турында» карары кабул ителә.

Лекцияне кадрлар һәм дәүләт хезмәте мәсьәләләре буенча сектор мөдире Мәдинә Зарипова әзерләде.


26
июнь, 2023 ел
дүшәмбе

Эш сәфәренең беренче көнендә Министр Бакудагы Рус йортында булачак һәм конференциядә катнашучыларга 2024 елда Казанда узачак фиджитал – киләчәк уеннары форматындагы уникаль ярышларны тәкъдим итәчәк.

Ул Россия Олимпия комитетының «Олимпия иле»массакүләм спортны үстерүгә ярдәм итү программасына ярашлы рәвештә үткәрелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International