ЯҢАЛЫКЛАР


24
февраль, 2026 ел
сишәмбе

Бүген Мәскәүдә Татарстан Динамосының танылган вәкиле, Олимпия чемпионы Марта Мартьянова чираттагы җиңүен яулады.


23
февраль, 2026 ел
дүшәмбе

16-23 февраль көннәрендә Пермьдә егетләр һәм кызлар арасында гер күтәрү буенча Россия беренчелеге уза. Татнефть Олимп Чистай спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр төрле дисциплиналарда өч бронза медаль яуладылар.

21-22 февраль көннәрендә Казанда карда регби буенча ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында Россия чемпионаты узды. Финалда Пермь крае җыелмасын ышанычлы җиңеп, Казанның «Зилант» командасы хатын-кызлар турнирында җиңүче булды.

19-22 февраль көннәрендә Мәскәүнең «Крылатское» боз сараенда тимераякта шуу буенча «Бердәмлек Кубогы»халыкара ярышлары узды. Турнирда Россиянең 13 төбәгеннән һәм Беларусь Республикасыннан 60 тан артык спортчы катнашты. Ир-атлар арасында 500 метрга дистанциядә Татарстан Республикасы вәкиле Тимур Карамов җиңү яулады.

23 февральдән 2 мартка кадәр Казанның Бадминтон үзәгендә 19 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында бадминтон буенча Россия беренчелеге узачак. Бөтен ил спортчылары шәхси һәм команда беренчелекләрендә бүләкләр уйнатачак.


22
февраль, 2026 ел
якшәмбе

Бүген Мирный бистәсендә урнашкан чаңгы-биатлон комплексында Россия Герое Сергей Анатольевич Ашихмин истәлегенә чаңгы ярышлары буенча Казан чемпионаты һәм Беренчелеге узды. Бу хакта Татарстан башкаласының физик культура һәм спорт комитетында хәбәр иттеләр.


21
февраль, 2026 ел
шимбә

9-19 февраль көннәрендә Дзержинскта «Парус» адаптив спорт төрләре төбәк үзәге базасында «Геройлар лигасы»дивизионында следж-хоккей буенча Россия чемпионатының финал этабы узды. Татарстан Республикасыннан "Татсиб" командасы турнирның көмеш медальләрен яулады.

18 февральдә Санкт – Петербургта СССРның атказанган тренеры В.и. Алексеев Мемориалы-илнең иң көчле җиңел атлетларын җыйган традицион ярышлар узды. Татарстан вәкилләре өч бронза медаль яулады.

19 февральдә Арча районының «Казансу» спорт мәктәбендә 8 нче балалар бакчасының әзерлек төркеме тәрбияләнүчеләре һәм аларның ата-аналары өчен футбол турниры узды.


20
февраль, 2026 ел
җомга

2026 елның 20 февраленнән 20 мартына кадәр Татарстан Республикасында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган «Әти, әни, Мин-ГТО гаиләсе» республика онлайн – акциясе узачак. Оештыручы булып Татарстан Республикасының «ГТО» төбәк иҗтимагый оешмасы тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International