ЯҢАЛЫКЛАР


26
гыйнвар, 2024 ел
җомга

28 гыйнварда Казан теннис академиясе базасында Tatarstan Winter Cup халыкара турниры старт ала. Ярышларда Россия төбәкләреннән 100ләп теннисчы, шулай ук Беларусь Республикасы спортчылары катнашачак.

24 гыйнварда Кирово-Чепецкида чаңгы узышлары буенча Идел буе федераль округы беренчелегенең беренче ярыш көне узды. Татарстан спортчылары алтын, көмеш һәм бронза медальләр яулады.

Казанның «Бокс һәм өстәл теннисы үзәге» спорт комплексында ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында өстәл теннисы буенча Идел буе федераль округы чемпионаты узды. Ярышларда Россия Федерациясенең 12 субъектының җыелма командалары катнашты.

Кичә, 25 гыйнварда, Яшел Үзәндә Россиянең атказанган спорт мастеры Андрей Льков призына чаңгы узышлары буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең беренче ярыш көне узды.

Спорт сараенда фигуралы шуу буенча «Сөембикә»Бөтенроссия ярышларына нәтиҗә ясадылар.

«Тургай» балалар бакчасының чыгарылыш төркеме тәрбияләнүчеләре физкультура дәресләрендә ГТОның мәҗбүри сынауларын үтәделәр.

Кичә Казанда «Ел студенты – 2023»XIX республика премиясе лауреатларын бүләкләү булды.

«Син уенда»Бөтенроссия спорт проектлары конкурсының дүртенче сезонында катнашу өчен гаризалар кабул итү ачык. Конкурсның төп номинацияләренең һәрберсендә җиңүчеләр үз проектларын үстерүгә 300 000 сум акча алачак. Ә сезонның иң яхшы проекты – 1 000 000 сум күләмендәге гран-при.

26-28 гыйнварда Калугадагы «Центральный» Спорт сараенда ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында бадминтон буенча бөтенроссия ярышлары башлана.


25
гыйнвар, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Иртәгә, 27 гыйнварда, Спорт сараенда «Сөембикә»конькида синхрон шуу буенча бөтенроссия ярышлары башлана. Россиянең 10 төбәгеннән 30дан артык команда катнашыр дип көтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International