10 августта Казанның УРАМ экстрим-паркында Физкультурачылар көне билгеләп үтелде. Бәйрәм безнең илдә 1939 елдан бирле билгеләп үтелә. Безнең көннәрдә ул «Спорт – тормыш нормасы» федераль проектын «Демография» милли проектын гамәлгә ашыруда мөһим звено булып тора.
Быел илнең төп спорт бәйрәме Гаилә елы флагы астында, гаилә кыйммәтләренә басым ясап узды. Бәйрәмнең төрле мәйданчыкларында ГТО гаилә эстафетасы, «Спорт өй янында» проектыннан Казанның торак комплекслары гаиләләре эстафетасы, шулай ук 3х3 баскетбол буенча традицион «Кызгылт сары туп» балалар турниры һәм Казан шәһәре мәктәпләренең күрсәтмә чыгышлары узды.
Олимпия уеннарының көмеш призеры Евгения Тарасованың спорт разминкасы һәм ГТО мәйданчыгы иң популяр мәйданчыкларның берсе булды. Бу көнне нормативларны тапшырырга теләүчеләрнең күбесе ГТО мобиль мәйданчыгына килде. Алар арасында — Татарстан Республикасының яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм Татарстан министрлыклары һәм ведомстволарының башка хезмәткәрләре.
«Ай дәвамында көндәлек зарядка, спорт күнегүләре бүген яхшы нәтиҗә күрсәтергә ярдәм итте. Шунысы куандыра, бүген «УРАМ» экстрим паркының бу мәйданчыгында бик күп яшүсмерләр, яшьләр бар, алар шулай ук ГТО тапшыралар», - дип билгеләде Ренат Наиль улы.
Сүз уңаеннан, ике җитәкче дә алтын билгегә сынаулар үтәделәр.
Бәйрәмне ачу тантанасында шәһәр һәм бөтен республика физкультурачыларын ТР Спорт министры урынбасары Илдар Садриев, Идел буе дәүләт спорт университеты ректоры Рафис Борһанов, ТР «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте рәисенең беренче урынбасары Салават Гайсин һәм Казан шәһәренең Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов котладылар.
«Сәламәт яшәү рәвеше алып баручы, спорт белән шөгыльләнүче республикабыз халкының елдан-ел артуына без бик шат. Бәйрәм кунакларының шулкадәр күп булуына бәхетлемен, Чөнки ул һәркем өчен уртак. Моннан тыш, анда безнең федерацияләр һәм спорт мәктәпләре дә бар», - дип сәламләде Илдар Садриев бәйрәмдә катнашучыларны һәм кунакларны.
Спорт тармагының аеруча зур уңышларга ирешкән спортчыларын, тренерларын, белгечләрен, укытучыларын һәм башка функционерларын төп сәхнәдә физик культура һәм спорт өлкәсендәге казанышлары өчен мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм күкрәк тамгалары белән бүләкләделәр.
Тантаналы ачылыштан соң күңел ачу программасы дәвам итте. Паркта шулай ук сайклинг марафоны, көч экстримы буенча ярышлар, профессиональ клублар арасында пляж волейболы буенча турнир, шулай ук фиджитал-баскетбол, флорбол буенча турнирлар һәм башкалар узды.