Бөтенроссия Физкультурачылар көнен бәйрәм итү кысаларында Спас районында «Импульс ГТО» ярышлары узды

2024 елның 14 августы, чәршәмбе

10 августта Спас районында Бөтенроссия Физкультурачылар көненә багышланган «Импульс ГТО» ярышлары узды. Спорт чарасында физкультура укытучылары белән бергә Спас муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге хезмәткәрләре, район балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге директоры Кузнецов Юрий Евгений улы да катнашты.
Спорт программасына кергән:
- биек аркылы эленеп торудан тартылу
- гимнастика эскәмиясендә басып торганда алга авышу
- урыннан ике аяк белән этеп озынлыкка сикерү
- идәндә таянып, кулларны бөгеп һәм җәеп җибәрү

Чара бик уңышлы һәм энергияле узды. Катнашучылар үзләренең спорт осталыкларын күрсәттеләр һәм югары дәрәҗәдә чыгыш ясадылар. Ярышларда җиңүчеләргә сувенирлар тапшырылды.

Чара «Спорт - тормыш нормасы» федераль проекты «Демография» милли проекты кысаларында уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International