20 августта Лаеш районының Усады авылында мәгариф һәм фән өлкәсе хезмәткәрләренең республика август конференциясе узды. Чара кысаларында катнашучылар өчен «Сәламәт буын» лицее базасында җәйге ГТО фестивале узды.
Фестиваль хәрби бурычлы, хәрби хезмәткә алынырга тиешле кешеләрне һәм районыбызның бик яшь халкын — 8 яшьтән 14 яшькә кадәрге балаларны үз эченә алды. 40 тан артык спортчы командаларга бүленеп ГТО эстафетасында бер-берсе белән көч сынашты. Спорт трассасы спортчыларны район җыелма командасы резервына әзерләү максатыннан ГТО буенча республика һәм Бөтенроссия ярышлары дәрәҗәсенә якынайтылды.
Спорт өлешеннән тыш, катнашучылар өчен иҗади программа әзерләнгән иде: бию студиясе чыгышы һәм спорт комментаторы.
Исегезгә төшерәбез, ГТО комплексы чаралары «Спорт – тормыш нормасы» федераль проектын «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында уза. Проектның төп максаты – Россия халкын системалы рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү. Татарстан Республикасында бу күрсәткеч 64% ка җитте. 2030 елга максат-спорт белән шөгыльләнүче халыкның 75% ы.