11 ноябрьдә Татарстан башкаласында билбау көрәше буенча дөнья чемпионатын ачу тантанасы булды. Әлеге абруйлы спорт чарасында дөньяның 35 иленнән 500 дән артык спортчы катнаша.
«Чаллы» ХК кичә үз бозында Әлмәттән «Нефтяник» ны кабул итте. Уен 6:3 исәбе белән «Чаллы» хоккей клубы файдасына тәмамланды.
6-11 ноябрь көннәрендә Мәскәүдә, «Динамо» спорт комплексында МФТ тхэквондо буенча төп Бөтенроссия ярышлары — Чемпионат һәм Россия беренчелеге узды. Татарстан Республикасыннан әлеге дәрәҗәле турнирда төрле яшь һәм авырлык категорияләрендә биш спортчы катнашты.
Турнир илнең 24 төбәгеннән 500дән артык спортчы кызны җыйды, алар 50дән артык команда составында көч сынашты.
"Динамо"га каршы матч очрашуы 20:11 исәбе белән тәмамланды.
9-10 ноябрьдә хезмәт күрсәтү һәм сәнәгать тармаклары командалары арасында «Сәламәтлек-2024» Спартакиадасы кысаларында шахмат, шашка һәм дартс буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты III этап финал ярышлары узды.
Казан теннис академиясендә «Россиянең Олимпия өметләре» Бөтенроссия теннис турниры ахырына якынлашты.
9-10 ноябрь көннәрендә Мәскәүдә 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар, 35 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар арасында киокусинкай буенча «Зур каршылык» Бөтенроссия ярышлары узды.
8-10 ноябрьдә «Маяк» спорт комплексында (Зеленодольск шәһәре) 2013 елда туган һәм аннан кечерәк кызлар арасында чирәмдә хоккей буенча «Идел көзе» Бөтенроссия турниры тәмамланды.
Турнир 9-10 ноябрьдә Ульяновск шәһәрендә узды.