ЯҢАЛЫКЛАР



6
июнь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

5-6 июнь көннәрендә Югары Ослан районының «Свияга» ату мәйданчыгында 21 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында стендка ату буенча РОРСМ беренчелеге медальләре уйнатылды. Ярышларда 100гә якын спортчы катнашты.

 

«Ак Барс-Динамо» хатын-кызлар хоккей командасы Волгодонскидан «Дончанка»ны ике тапкыр җиңде: беренче матчта — 7:1 нәтиҗәсе белән һәм икенчесендә — 5:0 исәбе белән. Бу җиңүләр командага хатын-кызлар Суперлигасында лидерлык позицияләрен алырга мөмкинлек бирде.

1 июньдә Казанның «Мирас» спорт комплексында чир спорты буенча «ЧИР илендә Алиса» спорт фестивале узды. Танылган әкият мотивлары буенча турнир 4 яшьтән алып 1200 черлидер спортчысын берләштерде.

Турнирда Россиянең 26 субъектыннан 261 спортчы катнашты.


5
июнь, 2024 ел
чәршәмбе

Россия футбол берлеге педагоглар өчен «Футбол магниты» һөнәри конкурсына нәтиҗә ясады. Татарстан Республикасыннан конкурста 2023/24 уку елында «Футбол мәктәптә» проектын гамәлгә ашырган 10 гомуми белем бирү оешмасы педагогы катнашты.

26 майдан 1 июньгә кадәр Пензада егетләр һәм кызлар арасында суга сикерү буенча Россия беренчелеге ярышлары узды. Ярышларда илебезнең 15 төбәгеннән 220 спортчы катнашты. 

1-2 июнь көннәрендә Лениногорск шәһәрендә балаларны яклау көненә багышланган «Шифа Кубогы»на бокс буенча төбәкара турнир узды.

8 июньдә Казанда «Стрела-Ак Барс» регби буенча Россиянең гамәлдәге чемпионы «Локомотив-Пенза»га каршы уйнаячак. Матч «Тулпар» стадионында узачак һәм Мәскәү вакыты белән 17:00 сәгатьтә башланачак.

Свердловск өлкәсендә стендка ату буенча Россия Кубогының дүртенче этабы старт алды. Шәхси турнир нәтиҗәләре буенча траншея стендында Татарстан активында ике медаль.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International