21-23 ноябрь көннәрендә Мәскәүдә «Мәскәү көрәш сәнгате үзәге» базасында кул көрәше буенча Россия чемпионаты узды.
1 декабрьгә кадәр Татарстан студентлары Транспорт гранты алуга гариза бирә алачак.
Татарстан Республикасында хатын-кызлар командалары арасында регби буенча чемпионат узды. Турнирда СРТ U20 командасы җиңү яулады.
Казанның футбол-җиңел атлетика манежында Россиянең атказанган тренеры Ю.М. Красильников истәлегенә уздырылган Бөтенроссия ярышларының өченче көненә йомгак ясалды. Татарстан спортчылары турнирда өч рекорд куйды.
Татарстан Республикасы Бадминтон үзәгендә 22 ноябрьдә Россия тарихында беренче тапкыр smash Cup бадминтон буенча корпоратив турнир узды. Ярышларда илнең төрле төбәкләреннән алдынгы компанияләрдән 14 команда катнашты.
Казан дәүләт аграр университетының һәм Россия дәүләт гадел хөкем университетының спорт залларында «Төньяк-Көнбатыш» зонасының «А»дивизионы (кече вузлар һәм филиаллар) ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында Татарстан Республикасы Студентлар волейбол лигасының сайлап алу уеннары узды. Финалга юллама өчен Казанның 7 хатын-кыз һәм 9 ир-ат студентлар җыелма командасы көрәште.
«Молот» ка каршы җавап уенын, алдагы көндәге кебек үк, Спутник хуҗаларча башлады.
Барнаулдагы очрашу Әлмәт командасы капкасына керткән тиз голдан башланды-алка капка сызыгын 26 секундта ук кисеп чыкты.
Агерҗе шәһәренең 1 нче гимназиясенең «Юность» командасы ГТО Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын үтәде. Тренер Владимир Екимов җитәкчелегендәге чара «Локомотив»стадионында узды.
Казан шәһәренең Үзәк стадионының спорт залында 2013-2014 елгы яшүсмерләр командалары арасында («А» төркеме – зур шәһәрләр) волейбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең киеренке һәм мавыктыргыч уеннары узды. Турнирда җиңү өчен бөтен республикадан ун коллектив көрәште.