24 майда Россия-Кытай уеннары кысаларында Казан йөзүчеләре Алина Гыйләҗева һәм Анастасия Колпакова Россия җыелма командасына алтын медальләр алып килделәр. Ярышлар 22-27 майда Чунцин шәһәрендә уза һәм физик культура һәм спорт өлкәсендә Россия-Кытай хезмәттәшлегенең уртак инициативасы нәтиҗәсе булып тора.
23 майда Казанда Казан спорт табиблары клубының икенче фәнни-гамәли семинары узды. Семинар Казан дәүләт медицина университеты һәм «Рубин»футбол клубы ярдәме белән оештырылды.
Чара «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы»федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы «спорт мәктәбе» МБУ тренеры Сәгыйт Габдрауф улы Ибраһимовка дәүләт бүләген тапшырды.
Бүген Татарстан Республикасы спорт министрлыгының конференц-залында министрның беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Ветераннар советы рәисе Альберт Баһаутдинов, Татарстан Республикасы спорт һәм муниципаль районнар ветераннар Советы Президиумы әгъзалары катнашында Татарстан Республикасы спорт ветераннары советының чираттагы утырышы узды.
Ярышлар 22-27 майда Чунцинда уза.
Акциядә 60 яшьтән өлкәнрәк район халкы катнаша ала.
Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының хоккей командасы 21-22 майда «Баско»аренасы бозында узган ТР Студентлар хоккей лигасының финалында җиңү яулады.
23 майда Чунцинда IX Россия-Кытай яшьләр җәйге Уеннарында нәфис гимнастика буенча ярышлар узды, анда Россия җыелма командасы алтын медаль яулады.
Казан федераль университетының «Казан юлбарсы» студентлар спорт клубы активистлары 17-21 майда Саранскида узган «АССК.Фест» VI Бөтенроссия студентлар спорты фестивале призерлары булдылар.