ЯҢАЛЫКЛАР


21
август, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Түбән Камада «СИБУР Арена-НК» заманча спорт комплексы базасында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен адаптив йөзү буенча даими дәресләр башланды. Әлеге мөһим социаль проект республика яшьләрен физик тернәкләндерүгә һәм социаль адаптацияләүгә юнәлдерелгән.

«Дельта» олимпия резервы спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Софья Дьякова составында йөзү буенча Россия юниорлар җыелма командасы ярышларда күренекле нәтиҗәләр күрсәтте.

Истәлекле чара уңаеннан шул ук көнне сарайда 2013 елгы командалар арасында Давыдов призына хоккей буенча Бөтенроссия турниры старт алды.


20
август, 2025 ел
чәршәмбе

23 августта Оренбург өлкәсендә «бозлык ярыммарафоны»II Бөтенроссия җиңел атлетика йөгереше узачак.

2025 елның 9-16 августында Липецкта 19 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында стендка ату буенча Россия беренчелеге узды.

Казанда 13-18 август көннәрендә хатын-кызлар командалары арасында чирәмдәге хоккей буенча Югары Лиганың 3 туры узды.

29 августта Казанда «Казан Кремле кубогы» турнирында көчле каршылык булачак: Татарстаннан титуллы боксчы кыз Гөлүсә Галиева ММАның танылган көрәшчесе Сабрина ван Даммга каршы рингка чыгачак.

25 августтан 30 августка кадәр Татарстан башкаласы чирәмдәге хоккей буенча «милләтләр кубогы»халыкара ярышларын кабул итәчәк.

Татарстан Республикасы Биектау районыннан махсус хәрби операция ветераны Әнвәр Мөхәммәтҗанов терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган спортчылар арасында ишү буенча Бөтенроссия ярышларында бронза призер булды. Ярышлар июль ахырында Воронежда узды.

19 һәм 20 августта «Олимпиец» спорт комплексында Казан олимпия резервы училищесында тәрбияләнергә теләүче абитуриентлар өчен керү сынаулары булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International