ЯҢАЛЫКЛАР


13
май, 2024 ел
дүшәмбе

Киләчәктә спорт өлкәсендә хезмәттәшлек итү, булган элемтәләрне ныгыту, халыкара спорт ярышларында катнашу мәсьәләләре буенча фикер алышынды.

11-12 май көннәрендә Псков шәһәрендә «Break Rumble» сериясенең брейкинг буенча Бөтенроссия ярышлары узды. Быел серия биш турнирны үз эченә ала, алар Архангельск, Псков, Казан, Хабаровск һәм Түбән Новгородта уза. Әлеге ярышлар нәтиҗәләре буенча спортчылар рейтингы төзелә, ул илнең милли җыелма командасын формалаштыруга йогынты ясый.

Казанның «Динамо — Ак Барс — УОР» кызлар волейбол командасы 7-12 май көннәрендә Казанның Волейбол үзәгендә узган Россия яшьләр лигасы чемпионатының финал турнирында җиңүче булды.

2000 елның 13 маенда «Зенит-Казан» волейбол клубына нигез салына.

Яңа чаңгы сезонында Татарстан Республикасы җыелма командасын Наталья Непряева-Терентьева, Савелий Коростелев, Вероника Степанова, Анастасия Фалеева һәм башка яшь перспективалы чаңгычылар тәкъдим итәчәк.

8-12 май көннәрендә Яр Чаллыда тхэквондо буенча Россия Кубогы ярышлары узды. Ярышларда Россиянең 39 төбәгеннән 313 спортчы катнашты.

Кичә, 12 майда, Саратовта узган бадминтон буенча Россия Кубогы тәмамланды. Татарстан вәкилләре ялгыз һәм парлы разрядларда медальләр яуладылар.

14-16 май көннәрендә Казанда ир-атлар командалары арасында су полосы буенча Россия Кубогы финалы узачак. Әһәмияте буенча икенче милли трофей Татарстан башкаласында уйнатылачак. Ярышларда тәмамланган чемпионат нәтиҗәләре буенча иң көчле 8 команда катнашачак.

10-12 май көннәрендә Татарстан башкаласында юбилейлы Казан марафоны узды.

10 майда Әлмәтнең «Нефтяник» хоккей әзерлеге үзәгендә «Татнефть» компаниясе генераль директоры Ринат Гыймаделислам улы Галиев истәлегенә багышланган турнир тәмамланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International