Балаларны яклау көне алдыннан «Ак Барс-Динамо» футбол клубы Дәрвишләр бистәсендәге «Казанның 11нче мәктәп-интернатында» булды.
Сыктывкар шәһәрендә 3 июньдә авыр атлетика буенча яшүсмерләр (15-23 яшь, егетләр һәм кызлар) арасында Россия беренчелеге старт алды.
Барлыгы 2,5 меңнән артык кеше Кремль яр буенда «Яшел марафон»да катнашу яки йөгерүчеләргә ярдәм итү өчен җыелган.
31 майдан 3 июньгә кадәр Люберцы шәһәренең «Триумф» спорт сараенда студентлар арасында ВТФ тхэквондо буенча Бөтенроссия ярышлары узды. Татарстан спортчылары исәбендә 4 алтын һәм 2 көмеш медаль.
Казандагы БРИКС илләре уеннары башланырга 10 көн кала җанатарлар спортның җиде төре буенча финалга билетларны сатып алдылар.
31 майда Әлмәт шәһәренең «Мираж» спорт-сәламәтләндерү комплексы манежында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында Өстәл теннисы буенча ярышлар узды. Спорт ярышларында бөтен республикадан 11 команда катнашты.
Ел саен үткәрелә торган «Россия спортының цифрлы трансформациясе – 2024» конкурсына старт бирелде, аны гадәттәгечә «Минем спорт» АҖ үткәрә. Тугыз номинациядә гаризалар җыю ачык. Гаризалар 30 сентябрьгә кадәр кабул ителәчәк.
30 майдан 2 июньгә кадәр Мәскәүнең ишү каналында ишү спорты буенча «Зур Мәскәү регатасы» халыкара ярышлары уза.
31 май һәм 1 июнь көннәрендә Электросталь шәһәренең «Мир спорта Сталь» стадионында чирәмдәге хоккей буенча Россия чемпионатының 4нче туры матчлары узды.
31 майда, Халыкара балаларны яклау көне алдыннан, «Чирәмдәге хоккей үзәге» стадионында 2016 елда туган һәм аннан кечерәк кызлар арасында чирәмдәге хоккей буенча ел саен үткәрелә торган III «Беренче старт» фестивале узды.