Кичә, 14 майда, Казанның «Ак Барс-Динамо» хоккейчылары чирәмдәге хоккей буенча Россия Кубогында икенче тапкыр җиңү яуладылар. Бу юлы Казан клубында тәрбияләнүче кызлар Санкт-Петербург командасын 6:0 исәбе белән җиңде.
14 майда Әлмәтнең «Городской» стадионында 2023/24 уку елының «Мәктәп футбол лигасы» зона ярышлары узды, анда Әлмәт, Баулы, Бөгелмә һәм Зәй районнарының муниципаль этапларында җиңүчеләр җыелды.
Шәхси беренчелектә җиңүчеләр 70 яшькә кадәрге һәм аннан өлкәнрәк яшь категорияләрендә ир-атлар арасында да, хатын-кызлар арасында да ачыкланды.
14 майда, тхэквондо буенча Россия чемпионатының беренче ярыш көнендә, команда беренчелекләрендә җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде. Ярышлар 13-16 май көннәрендә Яр Чаллыда уза.
14 майда «Оргсинтез» бассейнында «КОС-синтез» һәм аның яшьләр дубле «КОС-Синтез-УОР» арасында чирекфинал матчы булды. Уен 16:8 исәбе белән беренчеләр файдасына тәмамланды.
Адыгея Республикасының Тлюстенхабль бистәсендә стендка ату буенча Россиянең команда чемпионаты һәм шәхси Бөтенроссия ярышлары старт алды.
11 майдан 14 майга кадәр Киров шәһәрендә рус шашкасы буенча шәһәрнең 650 еллыгына багышланган Бөтенроссия ярышлары узды. Ярышларда Россиянең 11 төбәгеннән 80нән артык шашкачы катнашты.
Кытай һәм Бразилиядән катнашучыларның зур делегацияләре 2024 елның җәендә Казанда узачак БРИКС илләре уеннарында көтелә. Бу хакта халыкара мультиспорт чарасына әзерлек һәм аны уздыруга багышланган брифингта Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов сөйләде.
9-10 май көннәрендә Сербиянең Нови-Сад шәһәрендә самбо буенча Европа чемпионаты узды. Казанның көрәш спорт мәктәбе тренеры Ксения Задворнова ярышларда җиңүче булды.
17 майда Түбән Камада Дмитрий Сычев «Футбол мәктәбе»нең яңа сезонына — СИБУРның «Яхшы эшләр формуласы» социаль инвестицияләре программасы кысаларында спорт проектына яшь футболчыларны сайлап алачак. Анда 2011-2012 елгы малайлар һәм кызлар катнаша алачак. Күнегүләр нәтиҗәләре буенча алты футболчы Түбән Новгород өлкәсендәге #SIBURCAMP җәйге спорт лагерына юллама алачак.