1-2 июнь көннәрендә Кытайның Шицзячжуан шәһәрендә кендо буенча традицион чемпионат – XVII ачык Ляньцзинь Кубогы узды. Ярышлар 400дән артык иң көчле спортчыны — 53 ир-ат һәм 23 хатын-кыз командаларын берләштерде. Россиялеләрдән һәм Кытай вәкилләреннән тыш, трофейлар өчен Кытайда яшәүче японнар да көрәште.
Халыкара теннис федерациясе химаясында уздырылган M15 KURSUMLIJSKA BANJA халыкара турнирында Россия теннисчысы Марат Шәрипов ир-атлар арасында ике категориядә җиңү яулады һәм алтын медальләргә ия булды.
Министрлыкның Иҗтимагый советы әгъзасы, Россия Сугышчан сәнгатьләр берлегенең Татарстан Республикасы буенча башкарма комитеты җитәкчесе Александр Даренков сугышчан сәнгатьләр грандмастеры һәм дөнья кинематографы йолдызы Стивен Сигалга медаль тапшырды.
7 июньдә Казанда шахмат буенча «Р.Г. Нәҗметдинов мемориалы» Россия Кубогы этабы узачак. Турнирда илнең 550дән артык спортчысы катнашачак, турнирның приз фонды 500 мең сумнан артык тәшкил итәчәк.
Балаларны яклау көне алдыннан «Ак Барс-Динамо» футбол клубы Дәрвишләр бистәсендәге «Казанның 11нче мәктәп-интернатында» булды.
Сыктывкар шәһәрендә 3 июньдә авыр атлетика буенча яшүсмерләр (15-23 яшь, егетләр һәм кызлар) арасында Россия беренчелеге старт алды.
Барлыгы 2,5 меңнән артык кеше Кремль яр буенда «Яшел марафон»да катнашу яки йөгерүчеләргә ярдәм итү өчен җыелган.
31 майдан 3 июньгә кадәр Люберцы шәһәренең «Триумф» спорт сараенда студентлар арасында ВТФ тхэквондо буенча Бөтенроссия ярышлары узды. Татарстан спортчылары исәбендә 4 алтын һәм 2 көмеш медаль.
Казандагы БРИКС илләре уеннары башланырга 10 көн кала җанатарлар спортның җиде төре буенча финалга билетларны сатып алдылар.
31 майда Әлмәт шәһәренең «Мираж» спорт-сәламәтләндерү комплексы манежында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында Өстәл теннисы буенча ярышлар узды. Спорт ярышларында бөтен республикадан 11 команда катнашты.